БДИ 31 майдан 17 июльгә кадәр узачак

2021 елның 23 апреле, җомга

Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор БДИ тапшыру расписаниесен расладылар, 2021 елда имтиханнар 31 майдан 17 июльгә кадәр узачак.

Боерык белән хокукый мәгълүмат интернет-порталында танышып була.
Документ нигезендә, БДИ уздыруның төп чоры 31 майда география, рус әдәбияты һәм химия имтиханнарыннан башлана.

Иң массакүләм БДИ - рус теленнән 3 һәм 4 июнь көннәрендә узачак. Профильле математика буенча БДИ 7 июньгә, тарих һәм физика буенча - 11 июньгә, җәмгыять белеме буенча - 15 июньгә, биология һәм БДИның чит телләр буенча язма өлеше буенча 18 июньгә планлаштырылган.

БДИның чит телләр буенча телдән өлеше 21 һәм 22 июньдә узачак.
2021 елда чыгарылыш сыйныф укучылары беренче тапкыр компьютерларда тапшырачак информатика буенча БДИ ике көнгә - 24 һәм 25 июньгә бүленгән. 28, 29 июнь һәм 2 июль көннәрендә расписаниедә БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган. Өстәмә чорда имтиханнар 12, 13 һәм 14 июльдә, шулай ук резерв көнне - 17 июльдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International