Бүген мәгариф бүлеге башлыкларының урынбасарлары һәм БДИның муниципаль координаторлары белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов чыгыш ясады. Рәмис Гаптрәис улы ДЙА уздыруның объективлыгы критерийлары турында сөйләде, проблемаларны билгеләде һәм аларны хәл итү өчен тәкъдимнәр бирде. Быел БДИ һәм ГВЭ уздыруның объективлыгын 128 ГЭК әгъзасы һәм 303 иҗтимагый күзәтүче контрольдә тотачак.