Казан шәһәренең Яңа Савин районында тикшерүләр башланды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 апрелендә Казан шәһәренең Яңа Савин районында мәгариф оешмаларын планлы тикшерүләр башланды. Муниципаль районда мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә җәлеп ителгән 43 эксперт эшли.
Яңа Савин районында апрельдә барлыгы 55 оешма тикшереләчәк:
- 23 балалар бакчасы ике мәсьәлә буенча: мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге һәм белем бирү оешмаларын лицензия контроле;
- 22 мәктәп өч мәсьәлә буенча: мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге, белем бирү сыйфатының федераль дәүләт контроле һәм белем бирү оешмаларын лицензия контроле;
- 10 өстәмә белем бирү учреждениесе ике мәсьәлә буенча: мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге һәм белем бирү оешмаларын лицензия контроле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International