Рособрнадзор 9 сыйныф укучылары өчен контроль эшләр уздыру датасын билгеләде

2021 елның 26 марты, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 9 нчы сыйныф укучылары өчен контроль эшләр уздыру үзенчәлекләрен аңлатты.
2020/21 уку елында сайлау буенча төп дәүләт имтиханын (ТДИ) үткәрү гамәлдән чыгарылды, бу имтиханнар урынына тугызынчы сыйныф укучылары өчен контроль эшләр булачак.
Контроль эшләрне физика, химия, биология, рус әдәбияты, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, француз, немец һәм испан), информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре (ИКТ) буенча була. Тугызынчы сыйныф укучылары үз теләкләре буенча бер предметтан контроль эш язачаклар. Берничә предмет буенча контроль эшләрне уздыру күздә тотылмый.
Контроль эшләр түбәндәге даталарда башкарылачак:
18 май - биология, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ;
19 май - физика, тарих;
20 май - җәмгыять белеме, химия;
21 май - география, чит телләр.
Тиешле уку предметлары буенча контроль эшләр уздыруның резерв сроклары каралмаган.
9 нчы сыйныф укучылары, сайлап алынган укыту предметын күрсәтеп, контроль эштә катнашуга 30 апрельгә кадәр (шул көнне кертеп)гариза бирергә тиеш булалар. Гариза үз мәктәбендә бирелә.
Гаризаны бирү срогы тәмамланганчы контроль эштә катнашучылар, кабат гариза биреп, контроль эш язу өчен элек сайланган уку предметын үзгәртергә хокуклы.
Тиешле предмет буенча контроль эш вариантлары 2021 елгы ТДИ контроль үлчәү материалларының (КИМ) спецификациясе буенча төзеләчәк.  Агымдагы елның ТДИ КИМ структурасы һәм эчтәлеге белән Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында танышырга мөмкин. Контроль эшләр өчен биремнәрне төбәкләргә Федераль тестлау үзәге җибәрәчәк.
Тугызынчы сыйныф укучылары контроль эшләрен үз мәктәпләрендә язачак. Контроль эшләрне оештыру, үткәрү һәм тикшерү тәртибе төбәк мәгариф министрлыклары тарафыннан билгеләнә. Контроль эш җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International