«Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясе

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Рособрнадзор инициативасы белән узучы “Җиңү өчен 100 балл” Бөтенроссия акциясенә Татарстан Республикасы кушылды. Әлеге акция быел бишенче мәртәбә үткәрелә. 2021 елда әлеге акция Россиядә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елына багышланган.
 Бүген КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда югары сыйныф укучыларының БДИда йөз балл алган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
«Акция бөтен ил территориясендә уза һәм Татарстан анда актив катнаша. Чара укучы һәм ата-аналарда БДИга әзерлек аркасында психологик киеренкелекне бетерү өчен үткәрелә. БДИга әзерлек беренче сыйныфтан башлана дип әйтергә мөмкин. Укуга җитәрлек игътибар булганда проблемалар туарга тиеш түгел ", - дип белдерде мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстанның 239 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИга 100 балл алган, шулардан 17 укучы 200 балл җыйган.
Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Яр Чаллы мәктәпләрен тәмамлаган йөз баллы чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең БДИга әзерлек тәҗрибәсе белән һәм имтиханнар тапшырганда барлыкка килергә мөмкин булган кыенлыкларны җиңеп чыгу буенча фикер уртаклаштылар.
Татарстанда Бөтенроссия акциясе барлык муниципалитетларда да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International