2021 елның 23 мартында ZOM режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәләре (бүлекләре) башлыклары белән яңа төзелгән мәгариф учреждениеләрен лицензияләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Р.Г. лицензияләү процедурасын узу өчен документларны үз вакытында әзерләү турында чыгыш ясады.
Киңәшмәдә шулай ук мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Захарова С.Н. һәм белем бирү эшчәнлеген лицензияләү бүлеге җитәкчесе Комиссарова Л.В. катнашты.