Бүген 18 мартта Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Эшлекле очрашу барышында балаларны мәктәпләргә кабул итү кагыйдәләре, мәгариф оешмаларында коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рәмис Гаптрәис улы үз чыгышында 2021 елгы кабул итү кампаниясенең кайбер үзенчәлекләрен аңлатты. Мәгариф оешмалары җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде. Шулай ук ВПР уздыруның объективлыгына аерым басым ясады.