Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Р.Г. Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмәдә катнашты
Киңәшмәдә мәгариф оешмаларында коррупциягә каршы законнарны үтәү, балаларны мәктәпләргә кабул итү кагыйдәләре, Бөтенроссия тикшерү эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Рәмис Гаптрәис улы, ВПР мәсьәләләренә кагылып, аларны объектив үткәрергә һәм яхшы оештырырга кирәклегенә басым ясады.
Мәгариф оешмалары җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый эшлекле киңәшмәләр уздыру кирәк һәм киләсе киңәшмә Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнарындагы мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән планлаштырыла.