«Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

2021 елның 17 мартында Казан шәһәренең Совет районы 183 нче гимназия базасында «Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды.
Әлеге акциядә укучыларның ата-аналары, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин И.Г., Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлеева, З.Р., Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Э.Н, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Кондратьева А.А., Казан шәһәр думасы депутаты Чекашов Е.А., Татарстан Республикасы халык артисты Шакирова В.М., җиңел атлетика буенча спорт мастеры, Бөтендөнья җәйге универсиадасының, Россия чемпионатының көмеш призеры Габдуллина Л.И. һ.б. катнашты.
«Бу чараның максаты - укучыларга һәм ата-аналарга БДИ тапшыруга әзерлек ничек узуын һәм бу системаның төзелешен күрсәтү. Катнашучылар шулай ук, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, имтихан үткәрү өчен нинди шартлар тудырылганын күрәләр: температура үлчәү, битлек, санитайзер, аудиторияләрне җилләтү һәм башкалар», - дип аңлатты Хәдиуллин.
Тагын бер акциядә катнашучы - Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлеева бердәм дәүләт имтиханы форматына балаларны психологик әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул бу чарада беренче тапкыр катнашуы турында сөйләде.
«Үземне сынап карарга булдым, бүгенге чынбарлыкта БДИ бирергә уйладым. Үз вакытында мин дә мәктәп имтиханнарын тапшыру алдыннан дулкынландым һәм чыгарылыш укучыларының нинди психологик киеренкелек белән очрашуын аңлыйм. Мондый акцияләр ярдәм итә: алга таба да БДИ тапшырганда балаларга ярдәм итү инструментлары булсын өчен ата-аналар үзләре дә бу юлны узалар», - дип йомгаклады Зилә Вәлеева.
Имтихан уздыру пунктында нәтиҗәләрнең объективлыгын тәэмин итү өчен 3 федераль иҗтимагый күзәтүче катнашты. БДИда катнашучылар барлык имтихан процедураларын үттеләр: теркәлделәр, телефоннарын һәм шәхси әйберләрен тапшырдылар, имтихан алды контроле үттеләр, бланклар тутырдылар, дәүләт имтиханында контроль ничек барганын, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм чыгарылышын күрделәр һәм биремнәрдән төзелгән имтихан эшен үзләре яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International