Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен киңәшмә

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен киңәшмә

16 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Р.Г. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә мәгариф оешмаларына кабул итү, 2021-2022 уку елының 1 сыйныфына кабул итүне оештырганда балигъ булмаганнарның хокукларын бозуга юл куймау мәсьәләләре каралды. Рәмис Гаптрис улы шулай ук Бөтенроссия тикшерү эшләрен объектив уздырырга кирәклеген искәртте. Мәгариф оешмалары җитәкчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International