Мәгариф оешмаларының лицензия контроле бүлеге 2021 елның мартына планлаштырылган Түбән Кама муниципаль районы мәгариф оешмаларында планлы тикшерүләрне төгәлләде. Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә 2021 елның 15 мартында 20 оешмага акт һәм күрсәтмәләр бирелде, калган учреждениеләргә тикшерү актлары 2021 елның 22 һәм 29 мартында биреләчәк.