Департамент хезмәткәрләре көллиятләрдә һәм техникумнарда коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Бүген, 15 мартта, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин җитәкчелегендә республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында хокук бозуларны профилактикалау һәм коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре, ведомствога караган колледжлар һәм техникумнар җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов «Һөнәри белем бирү оешмаларында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Республика көллиятләрендә һәм техникумнарында хокук бозуларны профилактикалау буенча тикшерү чараларына арадаш нәтиҗә ясалды. Әлеге профилактик эш Департамент тарафыннан ел дәвамында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International