Бүген 2021 елда белем алучыларны әзерләү сыйфатына Бөтенроссия тикшерү эшләре формасында мониторинг башланды.
Бөтенроссия тикшерү эшләрендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 4 - 8, 10 - 11 сыйныф укучылары катнашачак.
Бөтенроссия тикшерү эшләре, федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, укучыларны әзерләү дәрәҗәсен бәяләү өчен, аерым укыту предметлары буенча уздырыла.
Бүген Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруга багышланган бөтенроссия киңәшмәсендә мәктәпләрнең педагогик коллективларына укучыларны бөтенроссия тикшерү эшләре өчен генә аерым әзерләмәскә, шулай ук сыйныф журналларына эш өчен билге куймаска кирәклеген искәрттеләр. Бөтенроссия тикшерү эшләре, беренче чиратта, баланың нинди дәрәҗәдә булуын аңлау өчен, мәктәп укучыларының укытучыларына һәм ата-аналарына кирәк, дип билгеләп үтте конференцияне оештыручылар.
2021 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү графигы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) 2021 елның 11 февралендәге 119 номерлы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 16 февралендәге 214 номерлы боерыклары белән расланган.
https://mon.tatarstan.ru/vserossiyskie-proverochnie-raboti.htm