Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р. Г. Мөҗипов видеоконференция режимында узган атналык киңәшмәдә катнашты

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре, укыту-методик эше буенча аларның урынбасарлары белән видеоконференция режимында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә яңа уку елына кабул итү кампаниясен оештыру мәсьәләсе каралды, белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде. Белем бирү оешмасына кабул итүне оештыру турындагы мәгълүмат  белән "Коррупциягә каршы тору" бүлегендә сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International