Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов «Сак астында булган, шик белдерелгән һәм гаепләнүче балигъ булмаган затлар сыйфатлы төп гомуми белем алганда туган проблемалы сораулар» темасына түгәрәк өстәлдә катнашты

2021 елның 5 марты, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең тикшерү изоляторларында (СИЗО) булган балигъ булмаган шикләнелүче һәм гаепләнүчеләр өчен төп гомуми белем алу - аларны социальләштерүнең мөһим чарасы.

Шик белдерелгән һәм гаепләнүче сак астында булган балигъ булмаган затларның затларның сыйфатлы төп гомуми белем алгандагы проблемалы мәсьәләләргә бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча Татарстан Республикасындагы министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Республикасының законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл эше үткәрелде.

Чара кысаларында катнашучылар тикшерү изоляторы шартларында төп гомуми белем алуга бәйле мәсьәләләр буенча уртак эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, булган проблемалар буенча чишелеш юллары табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International