2021 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.
Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.
Аккредитация органы карары буенча башлангыч гомуми белем, төп гомуми белем бирү программалары буенча 12 елга аккредитацияләнделәр:
1. Казан шәһәре Совет районының «185 нче күппрофильле лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
2. «42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (Чаллы шәһәре);
3. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Дәүләт аккредитациясе турындагы таныклыкның гамәлдә булу срогына түбәндәгеләр аккредитацияләнделәр:
1. «30 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (Чаллы шәһәре) урта гомуми белем бирү программасы буенча;
2. «Минзәлә медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләрен берләштергән 33.00.00 Фармация төркеменә караган 33.02.01 Фармация белгечлегенә урта һөнәри белем бирү программасы буенча.