РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2021 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре расланган карарны имзалады.
Әлеге документ нигезендә, төп гомуми белем турында аттестат бирү өчен нигез булып (9 сыйныф өчен аттестат) 2021 елда ике фән (рус теле һәм математика) буенча гына дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре санала.
2021 елда вузларга укырга керүне планлаштырмаган унберенче сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе уза, аларның нәтиҗәләре урта гомуми белем турында аттестат бирү өчен нигез булып тора.
2021 елда югары уку йортларына укырга керүне планлаштырган затлар бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уза, аның нәтиҗәләре бакалавриат программалары һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә керү сынаулары нәтиҗәләре буларак кулланыла. Югары уку йортына керүне планлаштырган чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат бирү өчен рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре кирәк.