КДЭУда җәмәгать күзәтүчеләре бүләкләнде

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2021 елның 25 февралендә Казан дәүләт энергетика университетында министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Р.Г. 2020 елда БДИ мониторингында катнашкан иҗтимагый күзәтүчеләрне бүләкләүдә катнашты.

Рәмис Гаптрәис улы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм җәмәгать күзәтүчеләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, бу эшчәнлекнең мөһимлеген, әһәмиятен ассызыклады. Шулай ук чарада Россия Яшьләр берлегенең рәхмәт хатлары һәм РСМ исеменнән истәлекле блокнотлар белән ТР РСМ рәисе урынбасары Смирнов И.В. иҗтимагый күзәтүчеләрне бүләкләде. КДЭУның беренче проректоры - укыту эше буенча проректоры Леонтьев А.В., КДЭУның тәрбия һәм социаль эш буенча проректоры Жукова И.В. үз студентларына федераль дәрәҗәдәге мондый проектта катнашулары һәм БДИны гадел, сыйфатлы үткәрүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Очрашуда 2020 елда Корпус тарафыннан башкарылган эшкә йомгаклар ясалды, 2021 елга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International