Түбән Кама муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә.

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау программасын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районындагы мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен киңәшмә (“сорау-җавап” форматында) үткәрәчәк.

 

Үткәрү вакыты:

- 2021 елның 18 марты 14.00 (мәктәпләр);

- 2021 елның 18 марты 14.00 (балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре).

Үткәрү урыны:

Түбән Кама шәһәре, Тукай ур., 15 йорт, «Түбән Кама педагогика көллияте» ДАҺБУ актлар залы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International