Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасында КИУ ректоры Тимирясова Асия Витальевна, психология һәм педагогика факультеты деканының тәрбия эше буенча урынбасары Ханмурзина Римма Ростямовна үзләренең студентлары өчен горурлык белдерделәр.
Видеоэлемтә буенча очрашуга проект җитәкчесе Марина Задорожнева кушылды. Марина Александровна Татарстан яшьләренең аеруча активлыгын һәм максатчанлыгын билгеләп үтте, ТР Иҗтимагый күзәтүчеләре корпусы РФнең 85 корпусы арасында топ-5кә кергәнен искәртте.
Шулай ук видеоэлемтә буенча очрашуга ТР РСМ рәисе Элькин Искендеров кушылды, студентларга әлеге проект белән кызыксынулары һәм катнашулары өчен зур рәхмәтен белдерде.
Иҗтимагый күзәтүче булган студентларны Татарстан Республикасы РСМ рәисе урынбасары Смирнов Илья Владимирович һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының мәгариф һәм (яки) квалификация документларын раслау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Яруллин Линар Данилович бүләкләде.
Без КИУ белән 2021 елда да уртак нәтиҗәле хезмәткә өметләнәбез!