«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 18 ноябрендәге 1039 номерлы карары белән расланган Мәгариф эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе турында Нигезләмә, мәгариф учреждениеләренең гаризасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты боерыклары нигезендә «42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем программалары буенча, «30 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә урта гомуми белем бирү программалары буенча, «Минзәлә медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләрен берләштергән 33.00.33 Фармация төркеменә караган 33.02.01 Фармация белгечлегенә урта һөнәри белем бирү программасы буенча экспертиза уздырыла.