2021 елның гыйнварында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына бер мәгариф оешмасында төрле ихтыяҗларга даими акча җыелуын күрсәтеп һәм чара күрү үтенече белән мөрәҗәгать килде.
Мөрәҗәгатьне карау барышында бер ата-ананың сыйныф җыештырган өчен акча җыю факты расланды. Ата-аналардан җыелган акча аларга кире кайтарылды.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмасына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү җибәрелде.
Ачыкланган хокук бозулар белән бәйле рәвештә, сыйныф җитәкчесе һәм директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары дисциплинар җаваплылыкка тартылды.