9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесе проектлары игълан ителде.

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бердәм дәүләт имтиханы 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә этап 12 июльдән 17 июльгә кадәр узачак. Аны бары тик югары уку йортына керергә теләүчеләр генә тапшыра.

 Дәүләт чыгарылыш имтиханы ике мәҗбүри фән буенча гына үткәреләчәк. Аны гадәттәгечә шундый формада имтихан бирү хокукыннан файдаланучылар һәм вузларга укырга керергә җыенмаган чыгарылыш укучылары тапшырачак.

  ТДИ-9 быел төп этапта ике мәҗбүри предмет буенча гына үткәрелә - 24 майдан 2 июльгә кадәр һәм өстәмә рәвештә 3 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International