1,4 миллионнан артык тугыз сыйныф укучысы рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен 10 февральдә тапшырачак

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

1 млн. 431 мең тугызынчы сыйныф укучылары рус теле буенча әңгәмәдә 2021 елның 10 февралендә катнашачак.

Йомгаклау әңгәмәсе тугызынчы сыйныф укучылары өчен өченче ел мәҗбүри, аны уңышлы тапшыру алар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шарты булып тора.

2021 елда начар эпидемиологик шартлар сакланган очракта, региональ башкарма хакимият органнары карары нигезендә, йомгаклау әңгәмәсе мәгълүмати-коммуникация технологияләрен кулланып, дистанцион форматта да үткәрелергә мөмкин. Төбәкләрнең 70%ында әңгәмә традицион форматта үткәреләчәк, калганнарында - катнаш, традицион һәм дистанцион формаларны кулланып.

Йомгаклау әңгәмәсен уздыруның барлык пунктларында Роспотребнадзор тәкъдим иткән эпидемиологик куркынычсызлык чаралары кулланылачак.

Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучыларга дүрт бирем үтәргә тәкъдим ителәчәк: текстны кычкырып уку, аны өстәмә мәгълүмат кулланып яңадан сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча монолог һәм имтихан бирүче-әңгәмәдәш белән диалог.

Эшне башкаруга һәр катнашучыга уртача 15 минут бирелә. Сәламәтлекләре чикле булган йомгаклау әңгәмәсендә катнашучылар, инвалид балалар һәм инвалидлар өчен процедураның дәвамлылыгы 30 минутка артырга мөмкин.

Йомгаклау әңгәмәсе "зачет"/ "незачет" системасы буенча бәяләнә. Йомгаклау әңгәмәсен уза алмаган яки җитди сәбәп буенча әңгәмәгә килмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен өстәмә көннәр - 2021 елның 10 марты һәм 17 мае каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International