Департаментның аналитик, мәгълүмати һәм оештыру белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Абзалова Азалия Джумберовна Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы нигезендә үткәрелә торган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелү конкурсында Департаментны лаеклы тәкъдим итте. Әлеге конкурс дәүләт хезмәткәрләрен матди булмаган стимуллаштыруның һәм дәүләт органы рейтингын күтәрүнең төп факторы булып тора.