Министр урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р. Г. Мөҗипов стратегик сессиядә катнашты

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов 2021 елның 28 гыйнварында Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» Мәдәният сараенда уздырылган Әлмәтнең мәгариф системасын үстерү буенча стратегик сессиядә катнашты. Дүрт көнлек эш нәтиҗәләре буенча мәгариф системасы, иҗтимагый оешмалар, “Татнефть” компаниясе вәкилләре экспертларга үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Төркемнәрдә төзелгән стратегик линияләр эскизлары өстендә эшләп, сессиядә катнашучылар шәһәрдә мәгарифне үстерү өлкәсендә үз тәкъдимнәрен белдерделәр. Экспертлар, төркемнең докладларын өйрәнеп, тәкъдим ителгән проектларга карата үз позицияләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International