Департаментта контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән экспретларны аттестацияләү башланды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 нче елның 10 нчы июлендә кабул ителгән “Дәүләт тикшерү (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга вәкаләтле органнар, муниципаль тикшерү органнары тарафыннан тикшерү чараларын үткәрүгә җәлеп ителгән экспертларны аттестацияләү турындагы” 636 нчы номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының мәгариф өлкәсендә тикшерү һәм күзәтчелек департаменты белем бирү сыйфатын дәүләт тикшерүе буенча экспертиза үткәрүгә җәлеп ителгән экспертларны аттестацияләүне башлап җибәрде.

Быел аттестациягә 46 кеше гариза бирде, алар 2020 нче елның 17 нче декабреннән 21 нче декабрена кадәр тестлаштыру формасында квалификацион имтихан тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International