Докладны формалаштырганда, һәр ел саен мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча программа таләпләрен булдыру кысаларында «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 8.2 маддәсе, «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары тарафыннан мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуларны профилактикалау чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыруга гомуми таләпләрне раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 26 декабрендәге 1680 номерлы карары, шулай ук закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын комплекслы профилактикалау стандарты (2018 елның 27 мартындагы 27.03.2 номерлы утырышның беркетмәсе белән расланган), күздә тота. 2020 елда Докладлар әзерләгәндә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән «Короновирус инфекциясен таратуны булдырмау турында (СOVID-19)» чаралар исәпкә алына.