Мәгълүмат: Әлмәт шәһәренең “Салават күпере” 51 нче Баланы үстерү үзәге - балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 7 нче “Кояшкай” төркеме ата-аналары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына юлланган мәсьәлә уңай хәл ителде.
Нәтиҗәдә мөдир тарафыннан әлеге төркемнең ата-аналарын канәгатьләндерә һәм Россия Федерациясе законнарына каршы килми торган карар кабул ителде.