Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Татарстан Республикасы чаралары планы нигезендә 2020 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең IV советы булып узды.
Дискуссия барышында Советта катнашучылар коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру һәм Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик чаралар, коррупциягә каршы нәтиҗәле система формалаштыру, эшкуарлык һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек аспектлары һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Советның эш йомгаклары буенча эшләнгән тәкъдимнәр Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына җибәреләчәк. Советның эш материаллары Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгында бастырылачак.
Совет эшендә министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Р.Г. катнашты.