3 декабрьдә Билгесез солдат көнендә «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясе узды.
Тест Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты "Зур тарих" проекты кысаларында оештырылды.
Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне махсус мәйданчыкларда тикшереп була иде. Катнашучыларга Бөек Ватан сугышының иң әһәмиятле вакыйгаларына бәйле 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Казан шәһәре Вахитов районы “Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МАОУ базасында оештырылган акциядә катнашты. "Без Бөек Ватан сугышы тарихы буенча гражданнарда, халыкта нинди сораулар авырылык тудырганын анализлап, өйрәнеп, эш программаларына үзгәрешләр кертү өчен мониторинг үткәрергә телибез", - дип билгеләде ул.
Акция мәйданчыклары эше эпидемиологик чараларын исәпкә алып оештырылды.
https://mon.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/6918539.htm