Рособрнадзор чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм укытучыларга БДИ һәм ТДИга әзерләнүдә ярдәм итү өчен "ДЙА навигаторын" башлап җибәрде.

2020 елның 4 декабре, җомга

Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) 2021 елда бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханына (ТДИ) әзерләнгәндә чыгарылыш укучылары һәм педагогларга файдалы булачак материаллар тупланган навигатор эшләтеп җибәрде. "ДЙА навигаторы" Рособрнадзор сайтында махсус бүлектә урнаштырылган.

"Пандемия шартларында уку-укыту процессының барлык катлаулыкларын аңлап, чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның укытучыларына имтиханнарга әзерлек өчен кирәкле мәгълүмат эзләүне җиңеләйтү өчен без бу навигаторны әзерләдек. Материаллар 2020 елгы имтихан кампаниясе нәтиҗәләрен һәм 2021 елгы БДИ һәм ТДИ үзгәрешләрен исәпкә алып оператив яңартылды. Алар сыйныфта дәресләр оештыру өчен дә, дистанцион һәм мөстәкыйль әзерлек өчен дә файдалы булачак. Безнең өчен барлык чыгарылыш укучыларының да йомгаклау аттестациясенә әзерләнгәндә иң файдалы һәм актуаль мәгълүматны кулланулары мөһим ", - дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.

«ДЙА навигаторы» 2020/21 уку елында имтиханнар үткәрү турында актуаль мәгълүматны үз эченә алган. Шулай ук ул чыгарылыш укучыларына һәм педагогларга Рособрнадзор һәм ФИПИ ресурсларында урнаштырылган материалларны табуда ярдәм итәчәк. Навигаторда текстлар һәм кыска видеороликлар рәвешендәге файдалы материалларга сылтамалар табып булачак. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, барлык материаллар өч бүлек буенча бүленгән: «БДИга әзерлек өчен материаллар», «ТДИ га әзерлек өчен материаллар» һәм «Укытучылар өчен материаллар».

"ДЙА навигаторында" мәгълүмат актуаль үзгәрешләрне исәпкә алып тулыланачак һәм яңартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International