Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контроль органнары тарафыннан дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга вәкаләтле органнар тарафыннан җәлеп ителә торган экспертларны аттестацияләү турында» 2014 елның 10 июлендәге 636 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белем бирү сыйфатына дәүләт контроле буенча экспертиза уздыру өчен җәлеп ителә торган экспертлар туплый.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җәлеп итә торган экспертларны аттестацияләү таләпләре һәм критерийлары белән Департамент сайтында http://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/experts.html танышырга була.
Экспертларны аттестацияләү белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле буенча экспертиза уздыру өчен җәлеп ителә торган экспертларга квалификация таләпләре нигезендә гамәлгә ашырыла.
http://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_293272.pdf күрсәтелгән форма буенча экспертлар аттестациясен алуга дәгъва кылучыларның гаризалары Nuriya.Sharibzyanova@tatar.ru.электрон адресына 2020 елның 14 декабренә кадәр кабул ителә.
Контакт өчен телефоны - (843)237-75-27