Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 92 статьясындагы 15 өлеше, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 18 ноябрендәге 1039 номерлы карары белән расланган белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе турында нигезләмәнең 29, 50 пунктлары, «Белгечләргә карата квалификация таләпләрен, эксперт оешмаларына таләпләрне, аларны аккредитацияләү тәртибен, шул исәптән экспертлар һәм эксперт оешмалары реестрын алып бару тәртибен, аккредитация экспертизасын уздыру өчен экспертлар һәм эксперт оешмаларын сайлау тәртибен раслау турында» Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 20 маендагы 556 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты аккредитация экспертизасы уздыру өчен җәлеп ителә торган экспертлар җыя.
Экспертларны аккредитацияләү төп белем бирү программалары: башлангыч гомуми белем, төп гомуми белем, урта гомуми белем, урта һөнәри белем бирү буенча аккредитация экспертизасы уздыру өчен җәлеп ителә торган экспертларга квалификация таләпләре нигезендә гамәлгә ашырыла.
Гариза үрнәге һәм аккредитация экспертизасына җәлеп ителә торган эксперт сыйфатында физик затның вәкаләтләрен билгеләүгә теркәлә торган документлар исемлеге Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының «Дәүләт хезмәтен күрсәтү» бүлегендә урнаштырылган. Документлар Казан шәһәре, Хөсәен Ямашев проспекты, 36 йорт, 411 кабинет адресы буенча 01.12.2020 елдан 15.12.2020 елга кадәр кабул ителә. Электрон почта адресы: Irina.Nikolaeva@tatar.ru
Контакт өчен телефоны - (843)237-76-15.