2020 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителүче 80 эксперт өчен «Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелек). Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешләре» дигән квалификация күтәрү курслары башланды.
ZOOM платформасында онлайн режимда дәресләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрының урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов, белем бирү сыйфатына дәүләт контроле һәм белем бирү оешмаларын лицензия контроле бүлекләренең җитәкчеләре, белгечләре, бу өлкәдә әйдәп баручы экспертлар укытачак.