2020/21 уку елында йомгаклау иншасын үткәрүнең яңа расписаниесе расланды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның уртак боерыгы нигезендә 2020/21 нче уку елында йомгаклау иншасын үткәрүнең яңа расписаниесе расланды. 
Йомгаклау иншасын (изложениесын) уздыруның төп срогы - 2021 елның 5 апреле, шулай ук өстәмә сроклар - 2021 елның 21 апрелендә һәм 5 маенда билгеләнгән. Иншаны өстәмә срокта уңай билге алмаучы яки аны төп срокта нигезле сәбәп буенча язмаучы чыгарылыш укучылары яза алачак.
Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу булып тора. Сәламәтлеге чикләнгән укучылар йомгаклау иншасы урынына изложение язарга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International