Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе мәгариф даирәсендә коррупция чагылышлары темасына лекция үткәрде

25 ноябрь 2020 ел., чәршәмбе

2020 елның 24 ноябрендә Болгар ислам академиясендә министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы «Акча җыюны хокукый җайга салу» темасына лекция укыды. Әлеге лекция 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
«Билгеле бер дин өлкәсендә теологик белем алудан тыш, дөньяви белемнәр дә алырга кирәк. Без барыбыз да бер җәмгыятьтә яшәгәнгә күрә, дөньяви кануннарны һәм кагыйдәләрне, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне белү бик мөһим», - дип ассызыклады мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.
Лекция барышында Р.Г. Мөҗипов илебезнең яңа тарихында акча җыюның ничек үзгәрүе турында сөйләде. «Алар бер формада барлыкка килгән, ә бүгенге көндә асылы һәм акча җыю чагылышы бик нык үзгәрде», - диде ул. Рәмис Гаптрәис улы бу күренешнең кайдан килеп чыгуын һәм ничек үсүен аңлату өчен, тыңлаучыларны илнең Совет хакимияте чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган хөкүмәт карарлары һәм декретлары белән таныштырды.
Коррупция темасы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты, студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International