Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты "Мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау" программасы кысаларында вебинар үткәрде.

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 20 ноябрендә «Мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау» программасы кысаларында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты «2020 елгы ВПР нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмалары эшен оештыру» вебинары үткәрде.  
    Мәгариф оешмалары директорларының урынбасарлары, район мәгариф бүлекләренең методистлары алдында белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге башлыгы Альбина Сафаргалиевна Урмеева һәм бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Наталья Ивановна Железкова чыгыш ясады. Чыгышлар барышында 2020 елның сентябрь-октябрендә уздырылган Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләренә һәм БТЭ нәтиҗәләре нигезендә белем бирү процессын оештыру буенча тәкъдимнәр анализланды. "Технология" фән өлкәсе буенча яңартылган үрнәк төп белем бирү программасы белән эшләү һәм укыту процессында эш дәфтәрләрен куллану мәсьәләсенә аерым тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International