Министр урынбасары - Департамент җитәкчесе бүген Бөтенроссия экологик диктантта катнашты.

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Рәмис Гаптрәис улы бүген Вахитов районының 3 нче гимназиясендә экодиктант язды. 
Экологик диктант тест рәвешендә уздырыла. Тест 25 сораудан тора, алар су ресурсларын һәм атмосфераны саклау, калдыклар белән эш итү, урман, махсус сакланылучы табигать территорияләре, хайваннар, үсемлекләр, экологик күзәтү һәм башка темаларга кагыла. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелә. Һәр дөрес җавап өчен катнашучыга бер балл исәпләнә.
23 ноябрьдә экологик диктант нәтиҗәләре ясалачак. 15 баллга кадәр акциядә катнашучылар сертификаты алачак. Өченче дәрәҗә дипломнар 16-19 балл җыючыларга, икенче дәрәҗә - 20-22 балл, беренче дәрәҗә - 23-25 балл җыючыларга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International