ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

3 фото
2021 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында Казан шәһәренең Яңа Савин районы гомуми белем бирү оешмаларының планлы күчмә тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгариф бүлеге башлыгы Галина Геннадьевна Латышева катнашты. Белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле бүлеге хезмәткәрләре тикшерү барышында белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле мәсьәләсе буенча ачыкланган проблемалы сорауларны билгеләде. Киңәшмәдә гомуми белемнең профильле класслары өчен индивидуаль уку планнарын, җайлаштырылган белем бирү программаларының уку-укыту планнарын төзү, шулай ук белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр бирелде.
2021 елның 29 июне
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International