Завершение основного периода государственной итоговой аттестации 2025 года

4 июля 2025 г., пятница

✔️Завершение основного периода государственной итоговой аттестации 2025 года
Государственная итоговая аттестация (ГИА), включающая единый государственный экзамен (ЕГЭ) и основной государственный экзамен (ОГЭ), завершилась в июле 2025 года. Основные этапы сдачи экзаменов проходили с конца мая до начала июля.

 

💯Для выпускников, желающих улучшить свои результаты, были предусмотрены дополнительные сроки пересдачи 3 и 4 июля, которые стали важным шансом повысить показатели перед поступлением в вузы. В эти дни экзамены пересдали почти 3 тысячи выпускников текущего года .

 

Результаты пересдач станут известны не позднее 15 июля 2025 года, при этом решение ГЭК РТ об аннулировании первого полученного результата будет приниматься в день утверждения нового результата по соответствующему учебному предмету.

 

🤝🏻Выражаем искреннюю благодарность администрациям муниципальных районов, членам Государственной экзаменационной комиссии, руководителям пунктов проведения экзаменов и всем специалистам, принимавшим участие в организации ГИА, за их профессионализм, ответственный подход и создание комфортной, спокойной атмосферы для выпускников. Благодаря слаженной работе всех участников процесса экзамены прошли на высоком организационном уровне, что позволило учащимся максимально сосредоточиться на выполнении заданий.

 

🏆Поздравляем всех с окончанием основного периода сдачи ГИА и желаем выпускникам удачи в дальнейшем обучении и реализации своих планов!
_______
✔️2025 елда дәүләт йомгак аттестациясенең төп чоры тәмамланды
Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханыннан (ТДИ) торган дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) 2025 елның июлендә тәмамланды. Имтиханнарны тапшыруның төп этаплары май ахырыннан июль башына кадәр барды.

 

💯Үз нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 3 һәм 4 июльдә яңадан тапшыруның өстәмә сроклары каралган иде, алар югары уку йортларына керер алдыннан күрсәткечләрне күтәрү өчен әйбәт мөмкинлек булды. Бу көннәрдә агымдагы елның 3 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы әлеге мөмкинлектән файдаланыр имтиханнарны яңадан тапшырды.

Яңадан тапшыру нәтиҗәләре 2025 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча билгеле булачак, шул ук вакытта ТР ГЭКның беренче алынган нәтиҗәне гамәлдән чыгару турындагы карары тиешле уку предметы буенча яңа нәтиҗәне раслау көнендә кабул ителәчәк.

🤝🏻 Муниципаль район администрацияләренә, Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларына, имтиханнар үткәрү пунктлары җитәкчеләренә һәм ДЙА оештыруда катнашкан барлык белгечләргә аларның һөнәри осталыклары, җаваплы карашлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уңайлы, тыныч атмосфера тудырулары өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Процесста катнашучыларның бердәм хезмәте нәтиҗәсендә имтиханнар югары оештыру дәрәҗәсендә үтте, бу исә укучыларга биремнәрне үтәүгә игътибарны тупларга мөмкинлек бирде.

🏆Барыгызны да ДЙА тапшыруның төп чоры тәмамлану белән котлыйбыз һәм чыгарылыш укучыларына укуларында уңышлар һәм үз планнарының тормышка ашуын телибез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International