Совещание с руководителями частных образовательных организаций

4 февраля 2025 г., вторник

Совещание с руководителями частных образовательных организаций

Департамент надзора и контроля в сфере образования и Министерство образования и науки Республики Татарстан продолжают активную работу с частными образовательными учреждениями. Сегодня состоялось совещание, в котором приняли участие около 60 представителей частных образовательных организаций, включая директоров и их заместителей по учебной работе.

Основной целью мероприятия стала профилактика нарушений обязательных требований, а также обсуждение актуальных вопросов взаимодействия между государственными органами и частными учебными заведениями.

На совещании прозвучали следующие выступления:

🔸Ильсур Гараевич Хадиуллин, министр образования и науки Республики Татарстан подчеркнул важность сотрудничества государственных структур и частных образовательных учреждений в обеспечении качественного образовательного процесса.

🔸Рамис Гаптраисович Музипов, заместитель министра – руководитель Департамента надзора и контроля в сфере образования, представил итоги работы по устранению нарушений, выявленных в частных учебных заведениях, получающих субсидии из республиканского бюджета. Наглядно продемонстрировал результаты проверок за 2024 год, отметив устранённые нарушения, а также тех, кто был привлечён к ответственности, отдельно выделил образовательные учреждения, показавшие положительный результат. Также обозначил направления дальнейшей совместной работы на 2025 год.

🔸Елена Сергеевна Борисова, начальник юридического отдела МОиН РТ, рассказала о некоторых изменениях в порядке отбора и предоставления субсидий из бюджета республики частным школам и детским садам. Она подробно остановилась на новых критериях оценки заявок и особенностях процедуры распределения средств.

🔸Татьяна Вениаминовна Беспалова, директор Частного общеобразовательного учреждения «Академический лицей имени Н.И. Лобачевского», и Альбина Ахметовна Галиулина, руководитель частного детского сада «Smart People», поделились опытом своей организации в реализации основных направлений образовательной деятельности.

👥🤝🏻В завершение совещания участники смогли задать интересующие их вопросы и получить ответы от спикеров. Были подведены итоги встречи, намечены дальнейшие шаги по взаимодействию между государственными структурами и частными образовательными организациями, способствующие повышению качества предоставляемых услуг в сфере образования.

____________

Шәхси белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы шәхси белем бирү учреждениеләре белән актив эшчәнлеген дәвам итәләр. Бүген киңәшмә узды, анда 60ка якын шәхси белем бирү оешмалары вәкилләре, шул исәптән директорлар һәм аларның уку эшләре буенча урынбасарлары катнашты.

Чараның төп максаты мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү, шулай ук дәүләт органнары һәм шәхси уку йортлары арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Киңәшмәдә түбәндәге чыгышлар яңгырады:

🔸Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин сыйфатлы белем бирү процессын тәэмин итүдә дәүләт структуралары һәм шәхси белем бирү учреждениеләре хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыклады.

🔸Министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов республика бюджетыннан субсидияләр алучы шәхси уку йортларында ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча эш йомгакларын тәкъдим итте. 2024 елдагы тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде, төзәтелгән хокук бозуларны, шулай ук җаваплылыкка тартылганнарны билгеләп үтте, уңай нәтиҗә күрсәткән мәгариф учреждениеләрен аерым билгеләде. Шулай ук 2025 елга уртак эш юнәлешләрен билгеләде.

🔸ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе Елена Сергеевна Борисова республика бюджетыннан шәхси мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына субсидияләр алу тәртибендәге кайбер үзгәрешләр турында сөйләде. Ул гаризаларны бәяләүнең яңа критерийларына һәм акчаларны бүлү процедурасының үзенчәлекләренә җентекләп тукталды.

🔸"Н.И. Лобачевский исемендәге Академия лицее" шәхси гомуми белем бирү учреждениесе директоры Татьяна Вениаминовна Беспалова һәм "Smart People" шәхси балалар бакчасы җитәкчесе Альбина Әхмәт кызы Галиулина белем бирү эшчәнлегенең төп юнәлешләрен гамәлгә ашыруда үзләренең оештыру тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

👥🤝🏻Киңәшмә азагында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм спикерлардан җаваплар алдылар. Очрашуга йомгак ясалды, дәүләт структуралары һәм шәхси белем бирү оешмалары арасында мәгариф өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче хезмәттәшлек буенча бурычлар билгеләнде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International