Минпросвещения России утвердит порядок прохождения тестирования на знание русского языка

23 января 2025 г., четверг

Минпросвещения России утвердит порядок прохождения тестирования на знание русского языка

Порядок прохождения тестирования на знание русского языка детьми мигрантов, а также лицами без гражданства утвердит Министерство просвещения РФ. Соответствующий проект постановления Правительства РФ в целях проведения общественного обсуждения опубликован на Федеральном портале проектов нормативных правовых актов.

Обсуждение документа продлится до 4 февраля 2025 года.

Отметим, что методическое обеспечение процесса возьмет на себя Рособрнадзор. Прежде чем зачислить ребенка в школу, проверят законность его нахождения на территории РФ, а также знание русского языка.

Тестирование будет проходить в государственной или муниципальной общеобразовательной организации.

Уровень владения русским языком для зачисления детей мигрантов в учебные заведения должен быть достаточным для освоения образовательных программ начального общего, основного общего и среднего общего образования.

Обязательное тестирование вводится уже с 1 апреля 2025 года.

Ранее Президент России Владимир Путин в ходе прямой линии 19 декабря 2024 года поддержал законопроект, запрещающий принимать детей мигрантов в школы без знания русского языка.

Согласно принятому Федеральному закону от 28 декабря 2024 г. № 544-ФЗ «О внесении изменений в статьи 67 и 78 Федерального закона "Об образовании в Российской Федерации"» лица, не подтвердившие в ходе прохождения тестирования уровень владения русским языком, не будут допущены до освоения образовательных программ начального общего, основного общего и среднего общего образования.

_________

Россия Мәгариф министрлыгы рус телен белүгә тест узу тәртибен раслаячак

Мигрантлар балалары, шулай ук гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан рус телен белүгә тест узу тәртибен РФ Мәгариф министрлыгы раслаячак. Иҗтимагый фикер алышуны уздыру максатларында РФ Хөкүмәтенең карар проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында бастырылган.
Документ буенча фикер алышу 2025 елның 4 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, процессны методик яктан тәэмин итүне Рособрнадзор үз өстенә алачак. Баланы мәктәпкә керткәнче, аның РФ территориясендә булуы гамәлдәге кануннар нигезендә булуы, шулай ук рус телен белүе тикшереләчәк.
Тест дәүләт яки муниципаль гомуми белем бирү оешмасында узачак.
Мигрантлар балалары уку йортларына керү өчен, аларның рус телен белү дәрәҗәсе башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерү өчен җитәрлек булырга тиеш.
Мәҗбүри тестлаштыру инде 2025 елның 1 апреленнән үк кертелә.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин 2024 елның 19 декабрендә туры линия барышында мигрантларның балаларын рус телен белмичә мәктәпкә кабул итүне тыя торган канун проектын хуплады.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль канунның 67 һәм 78 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 28 декабрендәге 544-ФЗ номерлы Федераль канун нигезендә, рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү барышында расламаган затлар башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүгә кабул ителмәячәк.

по материалам Минпросвещения  https://edu.gov.ru/press/9336/minprosvescheniya-rossii-utverdit-poryadok-prohozhdeniya-testirovaniya-na-znanie-russkogo-yazyka/

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International