Совещание по вопросам цифровизации в образовании Республики Татарстан

23 декабря 2024 г., понедельник

Совещание по вопросам цифровизации в образовании Республики Татарстан

📆В пятницу на базе ГБУ «Республиканский центр мониторинга качества образования» состоялось совещание, посвященное актуальным вопросам цифровизации в системе образования Республики Татарстан. Для участия в мероприятии были приглашены представители частных школ, начальники управлений образования районов, методисты ИКТ, директора школ.

Совещание открыл Министр образования и науки Республики Татарстан Ильсур Гараевич Хадиуллин. В своем вступительном слове он подчеркнул важность внедрения цифровых технологий в образовательный процесс, отметив, что они становятся неотъемлемой частью современной школы и играют ключевую роль в повышении качества образования.
📊 📈Рамис Гаптраисович Музипов, заместитель министра – руководитель департамента надзора и контроля в сфере образования, выступил с докладом «Цифровизация в системе образования Республики Татарстан», в котором представил итоги проведенной работы по совершенствованию и модернизации процессов оказания государственных и муниципальных услуг в сфере образования в Республике Татарстан, рассказал о приоритетных задачах цифровизации.

💻Рубен Эрнестович Акопов, генеральный директор СП «Цифровое образование», рассказал о платформе «Сферум» как об одном из ключевых инструментов коммуникации в образовании. Он подробно остановился на возможностях этой платформы, подчеркнув её значимость для взаимодействия между учащимися, учителями и родителями.

📚Никита Данилович Блинов, региональный куратор платформы Учи.ру, поделился опытом реализации образовательных проектов Учи.ру в Республике Татарстан, рассказал о результатах квеста «Академия функциональной грамотности», направленному на развитие у школьников функциональной грамотности через игровые формы обучения.

📚Рустем Айратович Хазеев, директор МБОУ «СОШ №51» города Казани, представил полезные цифровые решения, применяемые в его школе. Он рассказал о том, как современные технологии помогают улучшить качество образовательного процесса и сделать его более эффективным.

💻Эльмира Рафисовна Мубаракшина, начальник отдела трансформации в сфере культуры, образования и молодежной политики ЦЦТ РТ, осветила актуальные вопросы работы в Государственной информационной системе «Электронное образование Республики Татарстан».

👏👏👏Подводя итоги совещания, министр образования и науки Республики Татарстан Ильсур Гараевич Хадиуллин выразил благодарность всем участникам за активную работу и вклад в развитие системы образования. После этого состоялась торжественная часть, в ходе которой были вручены благодарственные письма Министерства образования и науки РТ за успешное внедрение цифровой образовательной среды и реализацию цифровой трансформации системы образования в рамках федерального проекта «Цифровая образовательная среда (ЦОС)».

🤝🏆Кроме того, в торжественной обстановке педагоги и администрации школ, работники сферы образования получили благодарности и ценные призы от образовательной онлайн-платформы Учи.ру и Сферума за активное участие во Всероссийском образовательном квесте «Академия функциональной грамотности» и эффективное использование цифрового сервиса Сферум в учебном процессе.
____________
Татарстан Республикасы мәгарифен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

📆Җомга көнне ДБУ «Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге» базасында Татарстан Республикасы мәгариф системасын цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чарада катнашу өчен шәхси мәктәпләр вәкилләре, районнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре, ИКТ методистлары, мәктәп директорлары чакырылган иде.
🗣 Киңәшмәне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин ачты. Үзенең кереш сүзендә ул белем бирү процессына цифрлы технологияләрне кертүнең мөһимлеген ассызыклады, аларның заманча мәктәпнең аерылгысыз өлешенә әверелүен һәм белем бирү сыйфатын күтәрүдә төп рольне уйнавын билгеләп үтте.
📊 📈Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов “Татарстан Республикасы мәгариф системасында цифрлаштыру” дигән доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү процессларын камилләштерү һәм модернизацияләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре һәм цифрлаштыруның өстенлекле бурычлары турында сөйләде.
💻СП "Цифрлы белем" генераль директоры Рубен Эрнестович Акопов "Сферум" платформасы турында белем бирү системасында аралашуның төп инструментларының берсе буларак сөйләде. Ул әлеге платформаның мөмкинлекләренә җентекләп тукталды, аның укучылар, укытучылар һәм ата-аналар өчен әһәмиятен ассызыклады.

📚Учи.ру платформасының төбәк кураторы Никита Данилович Блинов Татарстан Республикасында Учи.ру мәгариф проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, белем бирүне уен формалары аша үстерүгә юнәлдерелгән «Функциональ грамоталылык академиясе квесты» нәтиҗәләре турында сөйләде.

📚Казан шәһәренең 51 нче урта мәктәбе директоры Рөстәм Айрат улы Хаҗиев үзе җитәкләгән мәктәптә кулланыла торган файдалы цифрлы чишелешләрне тәкъдим итте. Ул заманча технологияләрнең белем бирү процессының сыйфатын яхшыртырга һәм аны нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итүе турында сөйләде.

💻ТР Цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге җитәкчесе Эльмира Рафис кызы Мөбәрәкшина “Татарстан Республикасының Электрон мәгарифе” дәүләт мәгълүмат системасында эшләүнең актуаль мәсьәләләрен яктыртты.

👏👏👏Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин барлык катнашучыларга да мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Шуннан соң тантаналы өлеш узды, аның барышында цифрлы белем бирү мохитен уңышлы гамәлгә кертү һәм «Цифрлы белем бирү мохите (ЦОС)» федераль проекты кысаларында мәгариф системасын цифрлы трансформацияләүне гамәлгә ашыру өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
🤝🏆Моннан тыш, мәктәп педагоглары һәм администрацияләре тантаналы шартларда «Функциональ грамоталылык академиясе квестында» актив катнашкан өчен Учи.ру платформассыннан һәм белем бирү процессында Сферум сервисыннан нәтиҗәле файдаланган өчен Сферум платформасыннан рәхмәт сүзләре һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

📸 фоторепортаж mon.tatarstan.ru/foto.htm/p...

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International