ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы

Апрельдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.

Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.

 

Аккредитация органы карары буенча түбәндәге оешмалар аккредитацияләнде:

✔️башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү, урта гомуми белем бирү программалары буенча МБГББУ "Белем бирү үзәге - Гимназия №57 "Притяжение";

✔️26.02.02 Судно төзелеше, 26.02.04 Судно машиналарына һәм механизмнарына монтаж һәм техник хезмәт күрсәтү, 26.02.06 суднолар электр җиһазларын һәм автоматика чараларын эксплуатацияләү белем бирү программалары буенча “Яшел Үзән суднолар төзү көллияте” ДАҺБУ.

 

❕Аккредитация органы карары буенча “Баулы аграр көллияте” дәүләти автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең 22.02.06 Эретеп ябыштыру эше белем бирү программасын дәүләт аккредитациясен уздырмау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International