Белем бирү эшчәнлеген лицензияләү бүлеге җитәкчесе Кукмарада А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 155 еллык юбилеенда катнашты.

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Белем бирү эшчәнлеген лицензияләү бүлеге җитәкчесе Кукмарада А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 155 еллык юбилеенда катнашты.

11 майда Кукмарада А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей үзенең 155 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чарада кунак буларак белем бирү эшчәнлеген лицензияләү бүлеге җитәкчесе Гаязова Лилия Рәхимулла кызы катнашты. Чарада катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова сәламләде.
Кунаклар өчен күргәзмәләр һәм музейга экскурсия әзерләнгән иде, балалар номерларын һәм әдәби-музыкаль композицияне күрсәттеләр.
Тантаналы өлеш укытучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International