📚💯Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы чыгарылыш укучыларының әти-әниләре белән тарих буенча БДИ тапшырды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

📝Бүген 21 мартта министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы Казанның Идел буе районы Мәгариф үзәге - 139 номерлы гимназиядә “Бергә тапшырабыз. Ата-аналарның БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Бөтенроссия акциясенең инициаторы булып Рособрнадзор тора. Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк, быел да акция сигезенче тапкыр уздырыла.

👥🖊Бүген тарих буенча БДИның кыскартылган вариантын яздылар:
-булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналары
-ТР Дәүләт Советы депутатлары
-мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре
-танылган спортчылар
-министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре.

✅Мәктәптә - имтихан уздыру пунктында катнашучылар чыгарылыш сыйныф укучылары ролендә булу мөмкинлеге алды, БДИның бөтен процедурасын үттеләр һәм таныштылар:
- катнашучылар аудиториядә ничек утыра;
- эш урыннары ничек булдырылган;
- БДИ уздыруның объективлыгын контрольдә тоту ничек оештырылган;
- Имтихан үткәрү пунктында КИМны бастыру һәм сканерлау ничек булачак.

💬Имтиханнан соң барлык катнашучылар да үткәрелгән чара турында уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар. 👉🏻Булачак чыгарылыш укучыларының әти-әниләре, нәтиҗә буларак, үз балаларына имтиханнар алдыннан дөрес әзерләнергә ярдәм итә алачак.

https://vk.com/album-115592796_303639095 📸

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International