Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бер предметтан БДИны яңадан тапшыру

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бер предметтан БДИны яңадан тапшыру
Рособрнадзор, чыгарылыш сыйныф укучыларына бер предметтан БДИны яңадан тапшырырга мөмкинлек тудыру өчен, тиз арада БДИ үткәрү тәртибенә һәм расписаниегә үзгәрешләр кертергә, шулай ук әлеге тәкъдимне техник яктан тәэмин итәргә әзер.
Федераль Җыенга еллык юллама барышында РФ Президенты Владимир Путин чыгарылыш сыйныф укучыларына нәтиҗәне яхшырту өчен берәр предмет буенча БДИны яңадан сайлау мөмкинлеген бирү кирәклеге турында белдерде. Бу яңадан тапшыру шул ук елда, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшырганда, вузларга кабул итүгә гаризалар бирү сроклары тәмамланганчы үткәрелергә тиеш.
Яңалыкны гамәлгә ашыру схемасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә җентекләбрәк эшләнә, чөнки әлеге мәсьәлә комплекслы, ул БДИ оештыру өлешендә кабул ителә торган карарларны югары уку йортларына кабул итү кампаниясе сроклары белән синхронлаштыруны таләп итә. Моннан тыш, әлеге мәсьәлә оештыру-технологик тәэмин итү өлешендә РФ субъектлары белән берлектә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International