Департамент Дәүләт хезмәтләре порталында профилактик визитны бәяләү мөмкинлеге турында хәбәр итә

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Департамент Дәүләт хезмәтләре порталында профилактик визитны бәяләү мөмкинлеге турында хәбәр итә

 

Контрольдәге затлар өчен Дәүләт хезмәтләре порталында контроль (күзәтчелек) орган уздырган профилактик визитны бәяләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.
Әлеге инструмент контроль органнары эшен яхшыртуга, контроль органнары хезмәткәрләренең компетенция дәрәҗәсен бәяләүгә, шулай ук профилактик визитларның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.
Үткәрелгән профилактик визитны бәяләп, берничә сорауга җавап бирсәгез рәхмәтле булачакбыз. Әлеге бәяләү өчен 5 минуттан азрак вакыт сарыф ителәчәк.
Профилактик визитны бәяләү функциясе буенча инструкция:

https://monitoring.ar.gov.ru/prevention

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International