Телеграмда мошенниклык

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар, язылучылар!
ИГЪТИБАР, БИК МӨҺИМ!

Телеграмда мошенниклык
Безгә оешма җитәкчеләреннән мошенникларның гамәлләре турында хәбәрләр килә. Министр урынбасары - департамент җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов исеменнән мошенниклар эштә барысы да тәртиптәме дип кызыксыналар, ышанычка керәләр.  Министрлыктан ниндидер инструктаж яки укыту турында шалтырату турында кисәтәләр. "Министрлыктан" кеше шалтырата, шәхси телефонында яки ПКда берничә манипуляция ясарга сорый, нәтиҗәдә акчалар счетлардан китә.

Мошенникларның хәйләләренә эләкмәгез. Уяу булыгыз!
Иң элек шуны истә тотарга кирәк, бер генә җитәкче яки учреждение вәкиле дә сездән телеграмм каналлар аша акча яки шәхси мәгълүмат җибәрүне сорамаячак. Әгәр дә сез шундый хәбәр алган булсагыз, бу хакта Департаментка 8 (843) 237 74 84 телефоны буенча һәм алга таба мошенникларны блокка кую өчен хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International